Түбән Кама ГХАТ идарәсендә балаларны яклау көне алдыннан исем кушу тантанасы уздырылды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда балаларны яклау көненә багышланган исем кушу тантанасы узды.

Сергей һәм Светлана Извощиковлар гаиләсендә дүртенче бала – улы Станислав туа. ГХАТ идарәсе белгечләре Извощиковлар гаиләсенә баланың беренче документын - туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Зөфәр улы Әхмәтҗанов күп балалы гаиләне улы тууы белән котлады һәм аларга яңа туган баланы куркынычсыз йөртү өчен автокресло тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International