Җәй якынлаша - туй вакыты! Җәйге айларда никахны теркәү өчен буш даталар күп калмаган. Тантаналар үткәрү графигы бик тыгыз, бер парга соңга калу киләсе никахлашучыларның планнарын бозарга мөмкин.
Тантаналар бүлеге башлыгы Ольга Иванова кияү һәм кәләшләргә Никахлашу сараена барыр алдыннан паспортлар булу-булмавын тикшерергә кирәклеген искәртте, туй тантанасының репетициясен уздырды һәм яшь кешеләрнең туган сорауларына җавап бирде.