ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2015 ел
дүшәмбе
          8 нче август , Менделеевск шәһәренең 30 еллыгын бәйрәм иткән көнне, Халиков Эльвир Мәгариф улы белән Гибадуллина Гүзәл Расих кызы тантаналы төстә законлы никах белән мөнәсәбәтләрен беркетте.  

9
август, 2015 ел
якшәмбе

Бергә тормыш юлын узарга дигән карарыгыз ныклымы, чын күңелдәнме, иреклеме? дигән сорауга барлык  кәләш, кияүләр Әйе дип җавап бирделәр. Яшь, бәхетле hәм матур парлар бу көнне законлы ир белән хатын дип игълан ителеп РФ яңа гаиләсе булдылар.

Алар Сафиннар һәм Җиһаншиннар гаиләсе. Яшь гаиләләрнең  хыяллары олы, дус гаилә кору. Гаиләдә ышаныч һәм аңлашу булырга тиеш. 8 ле саны ул –иксез -чиксезлек билгесен  белдертә.

      2015 елның  7нче август Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 8 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Ярослав Андрей улы Володин – 30 июль көнендә дөнья күрде.

            Бүген, 8 нче август көнне, Менделеевск шәһәре үзенең 30 еллыгын , физкультурачы  һәм төзүчеләр көннәрен бәйрәм итә.  Иртә таңнан  шәһәр бәйрәм тантанасына чумды. Бәйрәмчә чаралар иртәнге сәгать 9 да бөтеншәһәр зарядкасыннан башланып китте . Шуннан соң  барлык спорт мәйданы һәм комплексларында волейбол, футбол, өстәл теннисы, шахмат, хоккей һәм  спортның башка төрләре буенча уеннар  уздырылды. Шулай ук бөтеншәһәр велочабышы да узды.


8
август, 2015 ел
шимбә

2015 елның 7 августында Чистайның Никахлашу сараенда бик матур бәйрәм – ирле- хатынлы Рыбаковларның “Алсу туе” үткәрелде.

Мамадышлылар Геннадий һәм Алинә гаилә коруда беренче адымнарын ясадылар. Бүген, 8 нче августа, яшь пар Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә язылышу турында актлар кәгазенә  кул куйды.


7
август, 2015 ел
җомга

 65 ел бергə гомер кичергəн юбилярларны котлау,мəхəббəтнең бөтен каршылыкларны җиңгəнен күрү бик тə дулкынландыра.

     4 август көне  Югары Ослан муниципаль  районы Шылаңгы авыл җирлегендә Мулюковлар галиәсе Карип улы Хəлим  һәм Ахмəтҗан кызы Миннегөлсемнең 65 ел бергә тигез гомер итүләрен,тимер туйларын билгеләп үттеләр.

Бүген Балтач районы ГХАТ бүлегендә шатлыклы вакыйга – 2015 нче елның 100-нче гаиләсе теркәлде. Камалиев Ренат hәм Ибраhимова Илгизә бүгенге матур көндә үзләренең гаиләләрен төзеде. Без чын йөрәктән Камалиевлар гаиләсен котлыйбыз. Киләчәктә районыбызның үрнәк гаиләләрнең берсе булып яшәүләрен телибез.

Бу тантаналы  һәм бәхетле көнне Лаеш муниципаль районы Комлы Ковал авылында без “Авыл көне”, “Илья көне” билгәләп  үтәргә җыелдык. Бәйрәмдә бергә 60 ел гомер иткән Веретенникалар гаиләсе дә катнашты. Юбилярне чын күңелдән ЗАГС бүлеге җитәкчесе котлап, бәхет, озын гомер, озак елларга сәләмәтлек , район башлыгы М.П. Афанасьев исеменнән аларга акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Комлы Ковал авылында яшьләр өчен җыр һәм бию көне дәвам ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International