Бүген, 8 нче август көнне, Менделеевск шәһәре үзенең 30 еллыгын , физкультурачы һәм төзүчеләр көннәрен бәйрәм итә. Иртә таңнан шәһәр бәйрәм тантанасына чумды. Бәйрәмчә чаралар иртәнге сәгать 9 да бөтеншәһәр зарядкасыннан башланып китте . Шуннан соң барлык спорт мәйданы һәм комплексларында волейбол, футбол, өстәл теннисы, шахмат, хоккей һәм спортның башка төрләре буенча уеннар уздырылды. Шулай ук бөтеншәһәр велочабышы да узды.
Төзүчеләр көне уңаеннан бүген Турай авыл җирлегендә районның чираттагы күп фукнцияле үзәге ачылды.
Бәйрәм кич белән шәһәр мәйданында Менделеевск , Казан шәһәре артистлары, Мәскәү шәһәренең “Рок-острова” группасы чыгышлары белән дәвам итте. Мәйданда җыелган халыкны район җитәкчесе В. С. Чершинцев котлады. Үзенең чыгышында ул Менделеевск шәһәре киләчәгенең зур булуын әйтте. Бүген гаилә корган Эльвир һәм Гүзәл Халиковлар район җитәкчесеннән котлау, чәчәк букеты һәм Менделеевск шәһәренең булачак гражданина дип йомшак уенчык кабул итте.