Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә адаш фамилияле яшьләр өйләнеште

2015 елның 8 августы, шимбә

Мамадышлылар Геннадий һәм Алинә гаилә коруда беренче адымнарын ясадылар. Бүген, 8 нче августа, яшь пар Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә язылышу турында актлар кәгазенә  кул куйды.

Степановлар-  адаш фамилияле кияү белән кәләш, ГХАТ бүлеге өчен бу бик сирәк күренеш. Адаш фамилияле булуның үзенең уңай яклары бар, мәсәлән кәләшкә паспорт алмаштырасы булмый, бер мәшәкатькә кимрәк.

Гашыйклар 2 ел элек итернет челтәрләре аша танышалар. Шул көннән алар бергә. Бер ай элек гашыйк кияү егете сөйгән яры Алинәгә тәкъдим ясаган.

Киләчәктә, бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барыр, ГХАТ бүлегенә балалары  туу турында таныклык алырга әле бер генә килмәс дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International