2015 елның 7 августында Чистайның Никахлашу сараенда бик матур бәйрәм – ирле- хатынлы Рыбаковларның “Алсу туе” үткәрелде.
“Алсу” юбилей, аны әле икенче төрле “аккургаш” дип тә атыйлар, тормышның аккургаш кебек йомшаруын, мөнәсәбәтләрнең тутыкмавын, чәчәк аткан роза гөле кебек мәхәббәтнең тирән һәм матур булуын гәүдәләндерә.
Ун ел бергә яшәү дәверендә аларның мәхәббәте тагын да ныгый. Рыбаковлар ике кыз тәрбиялиләр, Мәскәү шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр.Анастасия Мәскәү кадет янгын- коткару корпусында рус теле һәм әдәбияты укыта.Анатолий – техник фәннәр кандидаты, доцент, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнарны саклау Академиясенең фәнни лаборатория начальнигы.
Чистай белән аларны күп нәрсә:балачак, мәктәп еллары, мәхәббәтләре бәйли. Алар 2005 елда нәкъ менә шушы Никахлашу сараенда никахларын теркәгәннәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова- Реутина аларга кавышу көннәрен искә төшерде. Рыбаковлар юбилей вальсы әйләнделәр һәм бер- берсенә янә бер кат мәхәббәттә аңлаштылар.