Шәһәр тарихында яшь өйләнешүчеләр

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

          8 нче август , Менделеевск шәһәренең 30 еллыгын бәйрәм иткән көнне, Халиков Эльвир Мәгариф улы белән Гибадуллина Гүзәл Расих кызы тантаналы төстә законлы никах белән мөнәсәбәтләрен беркетте.    Мендельсон маршы бәйрәмчә бизәлгән Д. И. Менделеев  мәйданында Эльвир һәм Гүзәл хөрмәтенә яңгырады. Ата-аналар, туганнар, килгән кунаклардан кала, бу чарада 2014 нче елда Президент белән очрашуга барган  ирле-хатынлы Разиф Каюм улы һәм Зөхрә  Нури кызы Загретдиновлар, һәм шулай ук 2014 нче елда  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен ” медале белән бүләкләнгән ирле-хатынлы  Николай Иван улы һәм Ольга Александр кызы Фадеевлар  да катнашты.

          Тантана барышында Зөхрә  Нури кызы һәм Разиф Каюм улы яшь гаиләне котлап чиккән сөлге бүләк иттеләр һәм гаиләләре ныклы булсын дип,  шул сөлге белән аларны бер-берсенә “бәйләп” куйдылар. Ольга Александр кызы һәм Николай Иван улы шулай ук яшьләрне җылы котладылар һәм үзләренең иҗат коллецияләреннән  картина бүләк иттеләр.

           Бу шатлыклы  көндә  яшь гаилә    шәһәр администрациясе исеменнән котлауны  “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Клавдия Смирновадан кабул итте.

Тантана ахырында һавага  ,тынычлык һәм яхшылык символы булган,   ун ак күгәрчен  күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International