65 ел бергə гомер кичергəн юбилярларны котлау,мəхəббəтнең бөтен каршылыкларны җиңгəнен күрү бик тə дулкынландыра.
4 август көне Югары Ослан муниципаль районы Шылаңгы авыл җирлегендә Мулюковлар галиәсе Карип улы Хəлим һәм Ахмəтҗан кызы Миннегөлсемнең 65 ел бергә тигез гомер итүләрен,тимер туйларын билгеләп үттеләр.
Бу парлар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала.Юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен саклап калалар.Алар үзлəренең бəхетлəре итеп дүрт балаларын,җиде оныкларын һəм дүрт оныкчыкларын саныйлар. Балалары хәзерге көндә укудагы,хезмəттəге уңышлары,тату һəм матур гаилə булулары белəн əти-əнилəрен сөендереп яшиләр.
65 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Шылаңгы авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.