Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, бер үк фамилия һәм бер үк төрле әтисе исемен йөртүче пар гаилә корды.
Муса Җәлил исемендәге мәдәният сараенда Баулы районының 85 еллыгына багышланган тантана узды. Район Башлыгы Рамил Гатиятуллин районның тарихы турындагы киң доклад белән чыгыш ясады, район үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне исемләде һәм бүләкләр тапшырды.
2015 елның 31 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов Яшел Үзән активлары белән очрашты. Катнашучылар арасында ГХТА бүлеге җитәкчесе М.Н.Яковлева да бар иде.
2015 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм аның тормыш иптәше белән районыбызның иң матур, үрнәк, дус һәм тату яши торган 39 пар гаиләләре белән очрашу тантансы узды. Бу чара район тарихында матур эз калдырган якташларны, бүгенге көндә район тормышында актив катнашучыларны очраштырды.
2015 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районының ГХАТ бүлеге каршындагы аллеясында зур бәйрәм булды.
Аксубай районының туган якны өйрәнү музеенда яшь гаилә Миләүшә белән Илшат Камаловлар тарихка бер адым ясадылар. Кызлар милли киемнәр киеп туй кадәтләрен, терле бәйгеләр күрсэтелләр, ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар. Яшь гаилә музей хезмәткәрләрен матур бәйрәм өчен рәхмәтләделәр.
Һәр ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш!” республика күләм акциясенә йомгак ясап, Минзәлә шәһәр балалар сәнгать йортында, әз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән балаларга мәктәп сумкалары тапшырылды. Бу акциядә ГХАТ бүлеге дә читтә калмады, ярдәм күрсәтте һәм тантанада катнашты. Быелгы уку елында районда 302 бала беренче класска барса, шуларның 70 ярдәмгә мохтаҗ иде.
Питрәч үзәгендә яңа язылышкан парларнын яраткан урыннары артты. Монда яңа парк ачылды. Яшьләр ГХАТ бүлегендә язылышып чыккач, паркта мәхәббәт агачына йозык эләләр, фотографиягә төшәләр. 5 сентябрь көнне паркта төрле мероприятияләр үткәреләчәк.