ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2015 ел
шимбә
2015 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре Республикада табигатьне саклау максаты белән оештырылган "Урман утырту көне" акциясендә актив катнаштылар.

     Өлкәннәр көне – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, остазларыбыз  һәм укытучыларыбызның зур бәйрәме.

     Бу көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге өлкәдә дистәләрчә еллар хезмәт иткән өлкәннәрен һәм ветераннарын өйләренә барып бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Шундый чараларгың тагын берсе –Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София көне уңаеннан Мәлки авылы күп функцияле үзәктә үткәрелде.

Әлеге эчтәлекле чарада әти-әниләр балалары белән бергә катнашты.

2 октябрь көнне сәгать 13.00 дә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә бу елның 600 нче никахы теркәлде. Яңа өйләнешкән Алексей белән Ларисага бәхетле һәм озын гомерле гаилә тормышы телибез. Әлеге көн турында истәлек итеп бүлек хезмәткәрләре кияү белән кәләшкә сувенирлар – “Ир” һәм “Хатын” дип язылган медальләр тапшырды.

Бөтенроссия урман утырту көнендә районда чыршы һәм миләш агачлары утыртылды. Әлеге чарада  барлык оешма һәм предприятия җитәкчеләре, шәһәр мәктәбе укучылары, төрле уку йортында укучы студентлар һәм муниципаль хезмәткәрләр катнаштылар.Район Башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге акциядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм үзе Дан аллеясына яшь үсентеләр утыртты.

3 октябрь көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә медиатор Радик Аделгәрәев белән очрашу узды. Ул хезмәткәрләргә бәхәсле ситуацияләрне көйләүнең нәтиҗәле ысулы – медиация турында сөйләде. Моның ярдәмендә өченче, нейтраль як – медиатор (арадашчы) аркылы, үзара яхшы бәйләнешне саклап калып, аңлашылмаучанлыкларны чишәргә була. Хәзер теләгән кешеләр медиатор ярдәменнән файдалана ала. Кирәкле барлык мәгълүмат ГХАТ бүлеге хезмәткәрләрендә бар.

          2015 елның 3 октябрендә, халыкара өлкәннәр көне кысаларында, Әлмәт муниципаль района ГХАТ идарәсендә Винокуров Иван Андрей улы һәм Валентина Иван кызының алтын туйларын билгеләү тантанасы үткәрелде.

Сентябрьнең соңгы көнендә 4 кыз бала тууы теркәлде (Аделина, Ева, Юлиана, Азалия). Ә октябрьнең беренче көнендә 2 кыз (Рамина, Яна) туды. Балаларның әти-әниләренә гаиләләренең артуы белән, ә кечкенә принцессаларга сәләмәтлек теләделәр.

Минзәлә шәһәрендә яшәүче Надежда Александр кызы Сушкова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Юбилей тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова катнашты. Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырдылар.

Күп кенә коллективлар, мәктәп укытучылары һәм укучылар  бу игелекле эшкә теләп кушылдылар. Ә район башкарма комитетының ЗАГС  бүлеге шушы көндә яңа традициягә нигез салды: никахларын тантаналы төстә теркәгән яшь парлар, ел фасылы мөмкинлек бирсә, монан соң үзәк паркта агач утыртачак.  Моны беренче булып Базарлы Матактан Айрат һәм Алсинә  Галиевлар эшләде:  алар тормышларының иң бәхетле көне истәлеге итеп, паркның бер почмагында миләш утырттылар. Икенче төп миләшне аларның әти-әниләре утыртып куйды. Нәфис, "нечкә күңелле" агач ул миләш, яшьләргә бәхәтле гаилә тормышы теләсен. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International