ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Тәтеш шәһәрендә яшәүче Харитонова Валентина Михайловна үзенең  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга  Тәтеш муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Людмила Абрамова килде. Ул   Валентина Михайловнаны җылы котлап исәнлек теләде һәм РФ Президенты Владимир Путинның һәм район Башлыгы Рәмис Сафиулловның котлауларын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Башкалабыз Казанда мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар өчен республикакүләм Матурлык конкурсы гөрләде, барлык биремнәрне югары осталык белән башкарып Балтач кызы Нурсинә Галиева җиӊү яулады, «Мисс Татарстана" титулына лаек булган иде.

Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә баланы тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде, шулай ук әти-әниләргә “Гаилә битләре” дигән брошюра һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Баулы районында Бөек Ватан сугышы толлары, хезмәт ветераннары  Өмелгәдә апа Яркеева һәм Сафура апа Исхакова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

– Колхозда эшләдем, атлар карадым, чәчү чәчтем, торф кисәргә Свердловскига да җибәрделәр, – дип сугыш елларын искә төшерде Өмелгадә апа.

19 декабрь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Печище авыл җирлегендә  Кириллиннар  гаиләсе  Василий улы  Владимир  һәм  Владимир  кызы Маргаританың  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.Бу парлар 1965 елның 19 декабрендə ɵйлəнешəлəр.

ГХАТ хезмәткәрләре көнендә, Минзәлә шәһәрендә 150 нче яшь гаилә барлыкка килүгә акт төзелде. Бу көнне Минзәлә егете Артур Сизов һәм Актаныш кызы Эльмира Нафикова үзләренең гаиләләрен төзеде. Аларга матур тормыш теләп калабыз.

18 нче декабрь көнне ЗАГС эшчеләре  үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Профессиональ бәйрәм уңаеннан авыл җирлегендә гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү йөкләтелгән авыл җирлеге башкарма комитеты секретарьлары   бәйрәм чәе өстәле артына җыелдылар.    


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасыннан унөч авыл районы арасында безнең команда алтынчы урын яулап кайтты. Ә менә йөзүдә чирмешәнлеләр – беренче. Якташларыбыз шахматта - икенче, волейболда өченче призлы урыннарга чыкканнар.

Соңгы айларда 14 яшен тутырган 59 яшүсмер район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кулыннан Россия гражданнары булуларын раслаучы документ – паспорт алдылар.

Ел саен 18 декабрьдә ГХАТ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Мөслимнең никахны теркәү йортына районның һәрбер кешесенең диярлек мөрәҗәгать иткәне бар, чөнки ГХАТ бүлеге-  ул әле язылышу гына түгел, шулай ук туу һәм үлү, аерылышу, уллыкка алу, әтисен билгеләү, исемне алыштыруны теркәү дә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International