Чирмешән районы башлыгы паспортлар тапшырды

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Соңгы айларда 14 яшен тутырган 59 яшүсмер район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кулыннан Россия гражданнары булуларын раслаучы документ – паспорт алдылар.

Паспортка ия балалардан бигрәк, бүген ата-аналар нык дулкынланды. Берәүләр олы балам зур үсте дисә, икенчеләре кечкенәм дә паспортлы булдым, дип сөенде.

Быел, ел башыннан, районда 215 яшь кеше төп документ – паспорт алган.

Яңа ел алдыннан оештырылган бу чарада Кыш бабай белән Кар кызы да балигъ булган гражданнарга бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International