18 нче декабрь көнне ЗАГС эшчеләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Профессиональ бәйрәм уңаеннан авыл җирлегендә гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү йөкләтелгән авыл җирлеге башкарма комитеты секретарьлары бәйрәм чәе өстәле артына җыелдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый хәлләр буенча урынбасары Контсантин Макаров һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева чарада катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Аннары алар Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсе ноябрь аенда гражданлык хәле актлары рәсмиләштерү нәтиҗәләре буенча үткәргән видеоконференциядә катнаштылар.
Фаина Козырева әйтүенчә , соңгы елларда гаиләне ныгытуга, иң яхшы гаилә гореф-гадәтләрен популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелә һәм шуларның иң истәлеклесе, әлбәттә, кәләшләр парады булды. 35 яшькә кадәр булган һәр яшь гаилә никахларын рәсмиләштергәннән соң, ЗАГС бүлегендә эшләп килүче яшь гаилә клубына керә ала. Клубның эш кысаларында яшь өйләнешүчеләр язылышу көне алдыннан бүлек җитәкчесе белән очрашалар.
Безнең корреспондентлар шимбә көнне ЗАГС булегндә булдылар . Бу көнне дүрт пар язылышты.
Язылышу залы фойесында кеше күп. Алмаз белән Алсу Ахмадеевларның язылышу тантасы шатлыгын уртаклашырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килгән.
Яшь парның күзләре шатлыктан балкый. Бәхетле кияү 26 нчы янгын сүндерү оешмасында инженер булып эшли, кәләш- Ижевка мәктәбендә башлангыч классларны укыта.
- Бүген безнең иң бәхетле көнебез, - ди Алсу,- киләчәгемне Алмаз белн бәйләдем, чөнки ул мине бик нык яратучы һәм ышанычлы кеше. Без ныклы гаилә төзергә телибез, күп бала тәрбияләп үстерергә хыялланабыз.
Мендельсон маршы һәм кунакларның алкышлары астында яшьләр тантана залына узалар. Язылыштыруны ЗАГС җитәкчесе Фаина Козырева ачып җибәрде һәм ул:
- Сезнең гаилә учагыгызда мәхәббәт ялкыны сүрелмәсен, бер-берегезгә булган ышанычыгыз бервакытта да какшамасын , - дигән теләкләрен җиткерде.
Аннары гадәт буенча яшьләр әти-әниләре алдында башларын иделәр һәм ир белән хатын буларак беренче биюләрен башкардылар.
Шулай ук бу көнне Илдар һәм Алия Шамсиннар, Ленар һәм Ләйсән Якуповлар, Андрей һәм Кристина Кибардиннар да бәхетле парлар булдылар.