Мөслим районында ГХАТ хезмәткәрләре көне

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Ел саен 18 декабрьдә ГХАТ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Мөслимнең никахны теркәү йортына районның һәрбер кешесенең диярлек мөрәҗәгать иткәне бар, чөнки ГХАТ бүлеге-  ул әле язылышу гына түгел, шулай ук туу һәм үлү, аерылышу, уллыкка алу, әтисен билгеләү, исемне алыштыруны теркәү дә.

       Мөслим районы ГХАТ бүлегендә 18 декабрьдә тантаналы төстә Шириев Марсель Риф улы һәм Гилазова Гөлгенә Идрис кызының никахы теркәлде. Яшь парлар үзләренең никахын теркәү өчен нәкъ менә бу көнне сайлавына ГХАТ бүлеге бик шат. Шул уңайдан аларга озак еллар мәхәббәт һәм тугрылыкта яшәүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International