Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

19 декабрь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Печище авыл җирлегендә  Кириллиннар  гаиләсе  Василий улы  Владимир  һәм  Владимир  кызы Маргаританың  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.Бу парлар 1965 елның 19 декабрендə ɵйлəнешəлəр.

   Василий улы   Владимир районның тɵрле оешмаларында дəрəҗəле урыннарда эшлəп, күплəр ɵчен үрнəк булды. 66 яшендə Печище авыл җирлеге башлыгы булып эшлəп,лаеклы ялга чыкты.Тормыш иптəше Маргарита “Ослан” совхозында хисапчы булып эшлəде,хəзерге вакытта “Волжанка”хорының актив катнашучысы.

Бу парларның девизы- хезмəтне ярату һəм хезмəткə сəлəтлелек.

Күп мəртəбəлəр күпеллык намуслы хезмəтлəре өчен  мактау һəм рəхмəт хатлары,медальлəр белəн бүлəклəнгəннəр. Бу парлар  үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп ике балаларын, дүрт оныкларын,ике оныкчыкларын саныйлар.Балалары аларны укудагы,эштəге уңышлары белəн, шулай ук нык ,тату гаилə булулары белəн сɵендерəлəр.

50 ел  бергә гомер иткән Кириллиннар  гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. Василий улы   Владимир назлап кына хатынына алтын балдак кидертте, дулкынланудан тормыш иптəше Маргарита күз яшлəрен чак тотып торды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Алар  ɵчен “Волжанка” хоры җыр  башкарды һəм юбилярлар Алтын Юбилярлар вальсын биеделəр. Чакырылган кунаклар, балалары, оныклары,туганнары һəм якыннары юбилярлар исеменә  бик күп җылы сүзләрен әйтеп бүлəклəрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International