Баулы районында Бөек Ватан сугышы толлары, хезмәт ветераннары Өмелгәдә апа Яркеева һәм Сафура апа Исхакова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
– Колхозда эшләдем, атлар карадым, чәчү чәчтем, торф кисәргә Свердловскига да җибәрделәр, – дип сугыш елларын искә төшерде Өмелгадә апа.
Сугыштан соң да ул авыр эшләрдә көч куйган – хуҗалыкара төзү оешмасында хезмәт иткән. Кияүгә чыккан, кыз белән малай тапкан. Ләкин зур хәсрәт кичерергә туры килгән – улы вафат булган. Бу күңел ярасы һаман да төзәлми, әрнеп тора.
Сафура апа яшьли тол калган, аның ире Бөек Ватан Сугышы кырларында һәлак булган. Баласы да иртә фани дөньяны калдырып киткән.
-Тугыз яшьтән эшли башладым мин, сабан белән җир сөрдем, кул белән иген чәчтек, доярка да булдым, – дип искә төшерде Сафура апа, – ике кашык онга эшләп йөрдек.
Хәзерге көндә Сафура апа сеңлесе Нәсимә белән яши.
Юбилярларны Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин котладылар.