Бер-берсен өзелеп сөюче яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны күптәннән планлаштырган булсалар да,кайбер сәбәпләр аркасында, никахны узып баручы 2015 нче елның соңгы җомгасында гына теркәргә туры килде. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик һәм матур вакыйга юктыр. Алтын балдаклар белән алмашучы Лиана һәм Фәнис Гомәровлар, бу елда никахларын теркәүче соңгы парлар булулары белән дә әлеге көнгә романтик рух өстәде.
Шәһәрдә һәм район сельсоветларына чакыру билетлары җибәрелде, ялгыз кешеләргә анкетылар таратылды. Лена Гымаева, ЗАГС хезмәткәрләре белән берлектә, төрле уеннар, тестлар үткәреп җибәрделәр. Якын итеп танышу өчен вальс, фуршет өстәле артында сөйләшүләр дә булыштылар. Ике парның барлыкка килүе кичәнең йомгагы булды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Балык Бистәсе районы Олы Көл авылында яшәүче Михаил Никонорович белән Елизавета Павловнаның пар сукмактан атлауларна 60 ел.
“Гаилә бәхетенең Яңа елгы салават күпере” – шундый девиз астында “Яшь гаилә мәктәбенең” быел соңгы дәресе булды.
10 декабрь – безнең өчен дулкынландыргыч көн булды. “Возрождение” тернәкләндерү үзәгендә кунакта булдык. Биредә яңа туган сабыйлардан алып 18 яшькәчә 35 мөмкинлекләре чикле бала сәламәтлек курсы уза.
24 нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда КФУ студентларының балы-битләкләр кичәсе уздырылды. Кавалерлар, гүзәл кызлар, кыш бабай, кар кызы катнашты кичәдә.
Танайка авылында һәркем белә бу парны. Петр Сергеевич партия комитеты секретаре, Валентина Владимировна гомер буе мәктәптә рус теле, әдәбият укыткан билгеле кешеләр. Менә дигән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, һәркайсына югары белем биргәннәр. Бу парны бүген дә карап тору күңелле. Алар бер-берсенә бик игътибарлы, дөньяга көләч йөз белән карап яшиләр.
24 нче декабрь көнне Тәтеш муниөипаль районында тәрбиягә һәм опекага алынган балалы гаиләләр өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәмгә чакыруны 133 бала алды.
Ходай тәгалә һәр җан иясен җир йөзенә парлы яшәсен өчен яраткан. Кукмара районында зур ихтирамга лаек булган, пар канатлар булып матур гомер кичерүче гаиләләр шактый. Алар безнең горурлык та, таянычыбыз да.
Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 290-нче сабый туу теркәлде. Гаилә башлыгы, Гималдинов Искэндэр улы- Гималдинов Илдар, ул гаиләдә икенче бала, туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.