Бер-берсен өзелеп сөюче яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны күптәннән планлаштырган булсалар да,кайбер сәбәпләр аркасында, никахны узып баручы 2015 нче елның соңгы җомгасында гына теркәргә туры килде. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик һәм матур вакыйга юктыр. Алтын балдаклар белән алмашучы Лиана һәм Фәнис Гомәровлар, бу елда никахларын теркәүче соңгы парлар булулары белән дә әлеге көнгә романтик рух өстәде.
Бу көнне барысы да гадәттән тыш иде - Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.А.Гасимовның район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов исеменнән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды, туганнары һәм якыннарының котлавы да, никахны теркәгәндә яңа кызыклы элементлар булуы, ягъни яшьләр Тәтеш шәһәре гербы төшерелгән акча һәм 1921 елда тәтеш балыкчылары тоткан могҗизалы зур балыкны “чокыдылар” – бу яшьләрнең бергәләп эшләренең беренчесе булды.
Яшь парларны чын күңелебездән котлыйбыз һәм аларга бәхетле гаилә тормышы телибез!