Балык Бистәсе районы Олы Көл авылында яшәүче Михаил Никонорович белән Елизавета Павловнаның пар сукмактан атлауларна 60 ел.
Кайчагында, янәшәбездә кемнәр яшәгәнен еелар буе да сизмибез. Ә бит һәрбер кешенең язмышы узенчәлекле, кызыклы һәм төрле. Һәм шундый бай тормышлы шәхесләр турында әһләнә-тирәгә бүлешәсе килә.
Шундый матур гаиләнең берсе белән таныштырасыбыз килә. Олы Көл авылында аларны бик яхшы беләләр һәм хөрмәт йөзе белән карыйлар.
Инде 60 ел пар сукмактан атлый Сычевлар гаиләсе. Михаил Никонорович белән Елизавета Павловнаның ялгыш кына танышуы аларны гомерлеккә кавыштырды. Бахадирдай Михаил назлы Лиза исемле кызның йөрәген гомерлеккә яулап алды. Берсен-берсе еллар алыштыра бирде, заманалар үзгәрде, тик бер-берсенә булган сөю һәм ихтирам хисе элеккечә саф булып сакланды. Олы Көл авылында туып, туган җиргә тугры калып, үз туфраклы җирендә төпләнеп калалар. Әти-әнигә сөенечкә балалары туды, аннары оныклары, ә бүген инде алар оныкчыкларын күрү бәхетенә дә ирештеләр.
Елизавета Павловна белән Михаил Никонорович бик итәгатьле, ихтирамла һәм әйләнә-тирәгә игътибарлы, ярдәмчел кешеләр. Күңелләре йомшак аларның.
60 ел иңне-иңгә куеп, пар сукмактан узган чагында буранлы көннәр, җил-давыллар да булмый калмагандыр. Бер-береңне ярату хөрмәтенә бүгенге бәйрәм елын алар парлы гомердә каршы алалар. Бу бит бик зур бәхет! Яшь парлар өчен олы үрнәк алар.
Авылның тар сукмагы буйлап, чәчләренә бәс кунган ханым акрын гына атлый бирә. Очраган һәрбер авылдашын сәламләп каршылап, елмаеп озатып кала. Маңгайда еллар үз эзен салган буразналар арасыннан яшь агышы беленми дә сыман. Гомерегез тагын да хөрмәттә, бәхеттә, тигезлектә үтсә иде дип телик бүген сезгә.