Тәтеш муниципаль районында тәрбиягә алынган балалар гаиләләре өчен Яңа ел тамашасы булды.

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

 24 нче декабрь  көнне Тәтеш муниөипаль районында тәрбиягә һәм опекага алынган балалы гаиләләр өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәмгә чакыруны 133 бала алды.

   Сценада балаларга сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар  тарафыннан әзерләнгән әкият тамашасы күрсәтелде. Тамашадан соң  чыршы тирәсендә күмәк уеннар, конкурслар, биюләр һәм җырлар башкарылды. Бәйрәмдә катнашучы һәр балага  район Башлыгы тарафыннан әзерләнгән татлы Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Тәрбиягә алынган балалар һәм аларның әти-әниләре бәйрәмннән бик канәгать булып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International