“Гаилә бәхетенең Яңа елгы салават күпере” – шундый девиз астында “Яшь гаилә мәктәбенең” быел соңгы дәресе булды.
19 декабрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаилә психологы Елена Лагинская белән очрашуга унөч булачак парлар җыелды.
Яңа ел алдыннан Елена Лагинская, яшьләргә гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне гаиләдә үткәрү – ул никахны ныгыта һәм бер-береңә туганлык хисләрен ачарга булышауын, искә төшерде.
Очрашу, булачак гаиләләрдә мәхәббәт, бәхет һәм шатлык кебек яңа ел теләкләре белән тәмамланды.