Ходай тәгалә һәр җан иясен җир йөзенә парлы яшәсен өчен яраткан. Кукмара районында зур ихтирамга лаек булган, пар канатлар булып матур гомер кичерүче гаиләләр шактый. Алар безнең горурлык та, таянычыбыз да.
Шундый гаиләләрнең иң-иңнәре, матур яшәү рәвешләре белән күпләр өчен үрнәк булырлык, ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп яшәп, берсеннән –берсе тәрбияле, тырыш, акыллы, хезмәт сөючән балалар үстереп олы тормыш юлына озаткан Багабиевлар гаиләсе. Байлангар авыл мэдэният йортында зур бэйрэм уздырылды – Багавиевлар гаилэсенен алтын туй кичэсенэ ботен авыл халкы жыелды.
Тормышта үз юлын үзе булдырган, зур үрләргә ирешеп тә гадилеген югалтмаган, һәркемгә олы хөрмәт белән карый белүче кешеләрне очрату безнең көндә үзе бер табыш. Багабиевлар гаиләсе белән аралашкач шуңа төшенәсең. Бу үрнәк гаилә турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтеп була.
Аларның яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килә.Ачлы –туклы балачак еллары, авыр үсмерлек еллары аларның рухын сындырмый, киресенчә ныгыткан гына.
Нормабаш авылында туып-үскән Гәрәфетдин абый 1959 елда хәрби хезмәткә алына, Семипалатинский шәһәре янында Байканур атом полигонында армия хезмәте үтеп кайтканнан соң, 1964 елда күрше Олыяз авылында укытучы булып эшләүче, яшь, чибәр, акыллы Рафилә исемле кыз белән тормыш корып җибәрә.
Гәрәфетдин абый хезмәт юлын шофер буларак башлап җибәрә. Сельхозтехникада, мәктәптә, колхозда 22 ел буена шофер булып эшли.Нинди генә эшкә тотынса да, эшен намус белән, җиренә җиткереп башкаруын, зиһенле , тәртипле булуын исәпкә алып җитәкчеләр аны, колхозда бик тә җаваплы, искиткеч зур төгәллек сорый торган хуҗалык мөдире вазыйфасына билгелиләр. Гәрәфетдин абый әлеге хезмәтләрен намус белән башкарып хезмәттәшләренең, авылдашларның хөрмәтен казанды. Фотосүрәте район газеталарында басылды.
Бүгенге көндә дә күпләрне сокландырып,якыннарын сөендереп, тормыштан ямь, эштән табып, бер-берсен кайгыртып, бик күпләргә үрнәк булып яши Рафилә апа белән, Гәрәфетдин абый.
Рафилә апа бүгенге, көндә үзен бик тә бәхетле хис итә, яраткан эшендә эшләп дан казану өстенә, шундый акыллы да, уңган да, 70 төрле һөнәр иясе булган сөекле ире, берсеннән -берсе акыллы, эшчән кызлары һәм улы булуы белән бәхетле ул.
Балаларга белем биреп, бөтен авылны “агартып”,тәрбия, мәдәният чараларында башлап йөрүче- Рафилә апа кебек тынгысыз, фидакарь затлар бик күпләрнең йөрәк түрендә иң кадерле кеше булып саклана.
Рафилә апа һәрвакыт гади һәм гадел була белгән укытучы булу белән бер-рәттән, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Озак еллар алдынгы пропагандист, актив лектор.Хатын-кызлар советы рәисе, берничә чакырылыш авыл советы депутаты да була.
КДУ тарих филалогия факультетын тәмамлаган Рафилә Исхаковна, кешелекнең иң асыл сыйфатларын булдыру нигезен салды. Булган сәләтен, белемен,вакытын укучыларына багышлады.Аның укучылары экономика, хокук белеме нигезләре буенча олимпиадаларда һәр елны диярлек район, республика күләмендә призлы урыннарны алалар.
Бүгенге көндә Байлангар урта мәктәбенең районда гына түгел,республика күләмендә алдынгы мәктәпләрнең берсенә әверелүендә, әлбәттә Рафилә апаның өлеше искиткеч зур.
Аның хезмәтен район мәгариф бүлегендә югары бәялиләр.Шуның нәтиҗәсе буларак фотосүрәте республика Мактау тактасына һәм Мактау китабына кертелә.Һәр елны диярлек Райком, Роно, Исполком тарафыннан мактау грамоталары белән бүләкләнә.”Хезмәт ветераны”, “Халык Мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була.Рафилә апа да, Гәрәфетдин абый да бик тырыш, уңган-булган кешеләр.Аларның гомер юлын өлге итеп алырлык.