Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен Яңа елга бизәү бәйгесенең “кече бюджет предприятияләре” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшинага котлауларны һәм Рәхмәт хатын район Башлыгы Анатолий Иванов үзе тапшырды.
30 декабрьдә район ЗАГС бүлегендә узып баручы 2015 елның соңгы – 268нче пары теркәлде. Буа никахлары тарихына бу көнне Норлат авылында яшәүче 24 яшьлек Владислав Демин белән шәһәрдән 20 яшьлек Анна Белоногованың исемнәре язылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева аларны ир белән хатын дип игълан иткәннән соң, яшь гаиләне Кыш бабай белән Кар кызы, әти-әниләре, туганнары, дуслары тәбрикләделәр. Район башкарма комитетеының эшләр буенча идарәчесе Миләүшә Юнысова теләкләрен җиткереп, традиция буенча район Советы исеменнән Деминнарга бүләк тапшырды.
26 декабрь көнне безнең ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле теркәү булып узды. Эш шунда ки, яшь парлар Нияз һәм Гөлнар Халиловларның Туган көннәре бер үк көндә. Өстәвенә, безнең ГХАТ бүлегенең бу 147нче пары 2015 елның яшь парлар эстафетасын тәмамлый! Әлеге гүзәл пар якын киләчәктә матур гаилә мөнәсәбәтләренең үрнәге булыр дип ышанасы килә.
Узып баручы соңгы сәгатьләре ел "Казан" гаилә Үзәгендә, язмышларын теркәде 17 пар. Соңгы пар узып баручы елның булды Нурмухаметов Тимур һәм Субаева Адел. Аларның исемнәре мактау китабына кертелде "Казан" гаилә Үзәге. "Казан" гаилә Үзәге исеменнән яшьләргә таныклык тапшырдылар. Барлык яшь парларга истәлекле фотомагнитлар бирелде.
Үтеп баручы елның соңгы көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре интернатта яшәүче балалар белән очраштылар. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. балаларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхет, шатлыклар теләде. Балалар үз чиратында үзләренең уңышлары, планнары, хыяллары белән уртаклаштылар һәм теләкләрен тормышка ашырган өчен бик рәхмәтле булып калдылар.
Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Хасаншиннар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрең алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп Садик абый белән Халима апа 60 ел бергә матур, тату иткәннәр.
Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый, апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар.
2015 елның 31 декабрендә Баулы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде. Яшьләр Кыш Бабайдан да котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның февраль аеннан “Ел белгече” конкурсы башланып китте.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә ел саен декабрь башында “Яңа елгы теләк шары” дип исемләнгән бәйрәм акциясе старт ала.