ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

    2016 нче елның 6 апрелендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 7 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер–беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге баш белгече  Гөлнар Гыйзатуллина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.

Бүген, 6 апрельдә, үзенең истәлекле юбилеен билгеләп үтте хезмәт ветераны Гарипова Стефания Петровна. Юбилей көнендә, аны котладылар туганнары гына түгел һәм якыннары, шулай ук Башлыгы урынбасары, Менделеевск районы Альберт Саттаров, ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина. Бүләкләр һәм котлау сүзләре район җитәкчелегеннән Стефании Петровна өчен күңелле сюрприз булды.

Апрельның 6 числосында Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназияда “Гаилә тормышы нигезләре” дигән курслар оештырылды. Анда район ЗАГС бүлеге җитәкчесе, гимназия директоры (ул Әлки районында кеше хокуклары буенча уполномоченный), обществознания укытучысы, гимназияның психологы Базарлы Матакның ике мәктәп өлкән сыйныф укучылары өчен лекцияләр, тренинг дәресләре уздырылды.

Ул көнне  мәдәният йортына 35 яшькәчә булган кайбычлылар җыелган иде. 

 Райондагы төрле оешмаларда, агрофирмаларда эшләүче яшьләр, шау-гөр килеп үзара сөйләшәләр, гөрләшәләр. Бу форумның максаты да бит авылда яшәүче яшьләрне бер- берсе белән таныштыру, яшь эшче көчләрне барлау, аларның фикерләрен тыңлау һәм берләштерү.

Баулы районы ГХАТ бүлеге  хезмәткәре Альбина Рафаэл кызы Әхмәтова “Мин-гражданин”  клубы эшендә катнашты. “Синең хокук статусын” темасына багышланган дәрес Үзәк библиотекада үтте һәм аңа Баулы аграр колледж укучылары чакырылды.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 5 апрелендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Исламовлар Таһир һәм Гүзәл гаиләсендә 24 мартта туган кыз 700-нче бала булып теркәлде. Яшь әти-әни аңа Камилла дип куштылар, рим теленнән бу исем “намуслы” мәгънәсенә ия. ГХАТ идарәсе белгече Артемьева О.В. бәхетле әтигә баланың беренче документын-туу турында таныклыгын тапшырды.

    Бөек Ватан сугышы ветераны Бибирәйсә  Фәттахованы  90 яшьлек олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Яңа Мәлкән авыл Җирлеге секретаре Резедә Шиһапова тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау тереграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

  Мансур һәм Зәйфәр Сәмигуллинар 5 бала: 4 кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. 10 оныкның, 4 оныкчыкның яраткан дәү этисе, дәү әнисе дә әле алар.  Шушы олы бәйрәмгә аларны тәбрикләргә барлык балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.  Олы битаман авыл җирлеге һәм ветераннар советы да Сәмигуллинарны бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Зәй районында Кәрәкәс мәдәният йортында “Гаиләләр белән көчле илебез” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә күп еллар бергә гомер иткән  үрнәк гаиләләр  катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, уңган хуҗа, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була.

2016 елның 5 апрель көнендә ЗАГС бүлегендә  тантаналы рәвештә Арча районында дөньяга килгән 100 нче бала теркәлде. Фәнзил һәм Ләлә Зариповлар улларына Рәмзил дип исем куштылар. ЗАГС бүлегенә улының тууын теркәү өчен әтисе килде. Тантаналы рәвештәтаныклык алу бәхетле әти өчен чын сюрприз булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International