Гаиләләр белән көчле илебез!

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

        Зәй районында Кәрәкәс мәдәният йортында “Гаиләләр белән көчле илебез” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә күп еллар бергә гомер иткән  үрнәк гаиләләр  катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, уңган хуҗа, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре тарафыннан матур җырлар яңгырады. Кичә бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International