2016 елның 5 апрель көнендә ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә Арча районында дөньяга килгән 100 нче бала теркәлде. Фәнзил һәм Ләлә Зариповлар улларына Рәмзил дип исем куштылар. ЗАГС бүлегенә улының тууын теркәү өчен әтисе килде. Тантаналы рәвештәтаныклык алу бәхетле әти өчен чын сюрприз булды.
Бәхетле ати-әнине котлап, аларга исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге телибез!