Кайбыч районында беренче тапкыр эшче яшьләр форумы узды

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Ул көнне  мәдәният йортына 35 яшькәчә булган кайбычлылар җыелган иде. 

 Райондагы төрле оешмаларда, агрофирмаларда эшләүче яшьләр, шау-гөр килеп үзара сөйләшәләр, гөрләшәләр. Бу форумның максаты да бит авылда яшәүче яшьләрне бер- берсе белән таныштыру, яшь эшче көчләрне барлау, аларның фикерләрен тыңлау һәм берләштерү.

 Оештыручылар яшьләрне дүрт төркемгә бүлеп, төрле “тукталышларга” җибәрделәр. Беренче тукалышта күңелле бию өйрәнсәләр, икенче тукталыш – “ Аралашу һәм мәрхәмәтлелек психологиясе” дип атала иде. Анда яшьлэр арлашу культурасы буенча практик кунекмәләр алдылар, узара  аралашканда елмаюның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладылар. Музыкаль тукталышта Россия һәм Татарстан гимннарының сүзләрен өйрәнеп, җырлап карадылар.  Дүртенче тукталышта Кайбыч районының истәлек­ле урыннары буенча вертуаль экскурсиядә булдылар.

 Форумның рәсми өлешенә яшьләр белән күрешеп сөйләшергә Мәскәүдән Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.

– Яшьлек – ул өмет, якты хыяллар, матурлыкка нигезләнгән күңелле тормыш. Районыгызда яшьләрнең күп булуына мин бик шатланам. Бүген бик зур эшкә, авылда яшәүче эшче яшьләрне берләштерү хәрәкәтенә юл салынды. Киләчәктә аерым нәтиҗәләргә нигезләнгән мондый очрашулар ешрак булыр дип уйлыйм, – диде Ильдар Гыйльметдинов яшьләргә мөрәҗәгатендә. 

   Бүгенге яшьләр – районның киләчәге. Алай гына да түгел, залда утырганнарның күбесе инде бүген туган җирдә калып, район үсешенә үзенең өлешен кертеп, яшь гаилэлэр коралар. Авыл хуҗалыгы тармагында, төзелешләрдә,мәгариф, мәдәният өлкәсендә, спортта бүген яшьлек сулышы тоемлана. Кайбыч – үзенең яшь буыны белән дә көчле һәм нык булсын –дигән теләкләр белән район  башлыгы форумны япты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International