Мансур һәм Зәйфәр Сәмигуллинар 5 бала: 4 кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. 10 оныкның, 4 оныкчыкның яраткан дәү этисе, дәү әнисе дә әле алар. Шушы олы бәйрәмгә аларны тәбрикләргә барлык балалары, оныклары, туганнары җыелган иде. Олы битаман авыл җирлеге һәм ветераннар советы да Сәмигуллинарны бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, истәлекле бүләкләрен тапшырды.