Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Скарятинский бакчасына бәйрәмгә олысы да, кечесе дә җыелды.
Иерей Сергий (Морковкин), муниципаль район мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы депутаты Ольга Добронравова кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән җылы котлап, тантаналы чараны ачып җибәрделәр.
III нче Халыкара нәфис фильм фестивале – бик мөһим вакыйга.
Өйләнешү тантанасын тагын да күркәмрәк итү өчен 16.07.16 матур датасын Бөгелмәдә 10 пар сайлады. Гаиләгә бәхет үзеннән-үзе килми. Гаиләдә бәхетне тудырырга, ясарга кирәк. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән яшь гаиләләрне тантаналы вакыйга белән тәбриклибез. Бәхетле, ныклы һәм озын гомерле гаилә телибез.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чистай Никахлашу йортында никахны законлы теркәү тантаналы рәвештә аерым сценарий буенча барды.
Яңа өйләнешүчеләрне һәм кунакларны ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова- Реутина котлады, ул һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, килешүчәнлек һәм аңлашу булуын теләде. Балалар тавышы һәр өйдә яңгырасын, бер- береңә тугрылык, балалар турында кайгыртучанлык, өлкәннәргә ихтирамлы караш кебек асыл сыйфатлар һәр кешене бизәп торсын!
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2016 елның 300 нче пары теркәлде. Кияү белән кәләшне чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Гаиләдә бәхет һәм мәхәббәт хөкем сөрсен! Ә 300 нче булу очрагы аларга һәрвакыт үзләренең үзенчәлекле булуын искәртеп торсын!
Әнис Зәки улы һәм Раиса Муса кызына бүген Баулы ГХАТ бүлегендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип исемләнгән медаль тапшырылды.Зур матур хезмәт һәм тормыш юлы үткән Галиевлар гаиләсе бу бүләккә күптән лаек.
Күп еллар җитәкче булып эшләгән Әнис Зәки улы һәм бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Раиса Муса кызы күп төрле Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Кече Чирмешән елгасы буенда әхмәтлеләр гөрләтеп авыл бәйрәме уздырдылар. Ул быел яңа бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр –биюләр белән үтте.
Әхмәтнең иң өлкән кешеләре – апалы-энеле Кәшифә апа Таҗиеваны (92 яшь) һәм Нурәхмәт абый Хәмитовны (88 яшь), яңарак кына гаилә корган Фәргать һәм Фирая Бакировларны, Ленар һәм Алинә Камаловлар гаиләсендә дөньяга килгән иң бәләкәй Әхмәт егете Даниярны изге теләкләр белән авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
2016 елның 16 июль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Актлар теркәү идәрәсенең мәхәбәт залында “ Гаилә альбомы” дип исемләнгән кичә узды.
Шушы көннәрдә Мамадыш муниципаль районының Баскан авылында Акчүрә яшьләр авылы көнен аларның элеккеге җирләрендә билгеләп үттеләр. “Акчүрә яшьләр жыены» фестивален җирле фермер Фәрит Фазлыев инициативасы белән оештырылды.
Бу искиткеч матур бәйрәмгә барлык Баскан авыл халкы, чыгышлары белән шушы авылдан булган һәм кунакка кайткан кешеләр рәхәтләнеп йөри.
Бәхетле әти - Султанов Элнар Айдар улы һәм әнисе - Султанова Миләүшә Робсон кызы изге рамазан аенда туган улларына Рамазан дип исем куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны беренче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде.