ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

16 август көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Лоханов П.Н., штп. Куйбышев Затоны башлыгы Ефимов Н.Б. һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары социаль мәсьәләләр буенча Сороковнина Е.В. Никишина Антонида Александр кызын 90-яшьлек юбилее белән котладылар.

2016 нчы елның 16 нчы августында Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 600-нче бала теркәлде. Софья исемле кыз Сырякова Наталья Георгиевна һәм Князев Николай Михайловичларның гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килде. Аларга туу турында таныклык тапшырылды. Бәхетле гаиләне чын күңелдән котлыйбыз!

2016 елның 16 август көнендә Салахутдиновлар гаиләсе уртак тормышларының 50 еллык юбилейларын бәйрәм иттеләр.

«Менделеевск яңалыклары» газетасы тарафыннан, Менделеевск районы ГХАТ бүлеге белән берлектә, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган «Менделеевлыларның мәхәббәт тарихы» исемендәге бәйге үткәрелде.

Узган атнада Алан Полян авылында яшәүче хезмәт ветераны Антонина Офицеровага район башлыгыбыз Илһам Валеев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

            “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе рамкаларында Мамадыш мәдәният йортында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр өләштеләр һәм акциягә нәтиҗә ясалды. Акциядә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Николаевич Лоханов , Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Борисович Ефимов һәм социаль сораулар буенча башкарма комитет рәисе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина 15 нче август көнне Демишев Анатолий Петровичны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр.

     2016 елның 15 августында район планеркасында озак еллар Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Акбаров Хамис Гаян улын 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

Һәр аткан таң, һәр яшәгән көн безгә сөенеч, саулык алып килә... Һәм беркөнне килә ул-синең туган көнең.

90 яшьлек матур юбилее белән Бөек Ватан сугышында тылда хезмәт иткән, бүгенге көндә Балык Бистәсе районының Биектау авылында яшәүче Хәйретдинова Бибимөнирә Хатыйп кызын районыбыз башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев исеменнән районыбызның Башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хабреевича Хәбибуллин тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Актаныш районы Иске Богады авылыннан сугыш ветераны Шәемов Җәүдәт Шәймөхәмәт улы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International