Балык Бистәсе районыбыз җир шарының иң матур төбәгендә урнашкан: чиксез дәрья, кояш нурларын су итәгендә уйнатучы Чулман елгасы, искән җилгә кул болгап сәламләүче иген кырлары – байлыгыбыз, горурлыгыбыз.
2016 елның 18 август көнендә Теләче район мәдәният йортында беренче сыйныфка баручы 132 бала өчен зур тантана уздырылды. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясы кысаларына таянып, әлеге балаларга мәктәп өчен кирәк-яраклар белән тутырылган портфель тапшырылды.
18 август көнне Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева авыл Башкарма комитеты секретарьлары белән киңәшмә үткәрде. Ул үзенең чыгышында үлемне вакытында теркәү, роддомнан чыкканчы баланың туу таныклыгын тапшыру, гражданнарга электрон хезмәтләрне күбрәк аңлату мәсьәләләрен күтәрде. Яңа эшли башлаган секретарьларга методик ярдәм күрсәтте.
Актаныш районы Актаныш авылы тыл ветераны Басирова Мәптүхә Юсуп кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
2016 елның 17 август көнендә Яр Чаллы шәһәренең “Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда” Республикакүләм август ае утырышы кыйссасында “Гражданлык һәм патриотик хисне арттыру - сәясәтне үстерүдә төп юнәлеш” дигән темага сөйләшуләр барды.
Бүгенге көндә Актлар теркәү идарәсе “Эйдос” психологиг-педагогик үзәге белән бергә гаилә һәм аның кануннарына юнәлтелгән өстәмә курслар әзерләде.
Атна башы Балык Бистәсе өчен мәгълүматка бай булды. Район мәдәният йорты каршысындагы мәйданда 32 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Традиция буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында быел беренче класска бара торган 158 балага бүләкләр тапшырылды.
Узган еллардан аермалы буларак, быел уку-язу әсбаплары тутырылган мәктәп сумкасын беренче класска җыена торган һәр балага да бүләк итттеләр.
КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.
Дәүләт программалары нигезендә су саклау зоналары елы кысаларында 2015 елда төзекләндерелә башлаган иде ул. Ә 2016 елның 15 августында рәсми төстә файдалануга тапшырылды. Урып-җыю эшләре дә шушы атнада төгәлләнер дип көтелә.