Балык Бистәсе районыбыз җир шарының иң матур төбәгендә урнашкан: чиксез дәрья, кояш нурларын су итәгендә уйнатучы Чулман елгасы, искән җилгә кул болгап сәламләүче иген кырлары – байлыгыбыз, горурлыгыбыз.
Бу елны да хөрмәтле Татарстан Республикабызның Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов тарафыннан, республикабызның иң уңган гаиләләре белән очрашуга әзерлек “җиң сызганып” бара. Әзерлекнең бер өлеше булып, республикабызның иң уңган гаиләләре катнашында клип-кино төшерү. Безнең районыбыз да үз өлешен кертте: бу көннәрдә матур табигатьле Балык Бистәбезне экраннардан күреп булачак, чөнки клипның бер өлеше нәкъ менә монда төшерелде.
Балык Бистәсе районыннан бу елны үз тырышлыклары белән, бәхетле Балыклы Чүкәй авылында гомер итүче Наиль һәм Наилә Нургалимовлар катнаша. Матур гаилә Президентыбыз белән очрашуга җыену мизгелләре сюжетның төп өлешен тәшкил итә. Калганын сер итеп калдырыйк...
Без дә кинога төштек дип горурланып әйтә алабыз. Районыбыз уңган, тырыш егет-кызларга бай безнең. Ел саен берәр-берәм шундый олы чараларга алып барырга насыйп булсын.