ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көне алдыннан шәһәр мэры Наил Гамбар улы Мәһдиев Автошәһәрнең иң яхшы гаиләләре белән очрашты. Алар арасында сәнәгать предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләре, танылган табиблар, укытучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, күренекле спортчылар бар.


16
август, 2023 ел
чәршәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Роман һәм Эльза Нарзуллаевлар гаиләсендә көтеп алынган кыз бала булды. Яңа туган балага Мия дигән матур исем бирделәр.

16 август көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Гарифуллиннарның көмеш юбилее узды.

Нәкъ 25 ел элек 1998 елның 14 августында Роберт Анисович һәм Миләүшә Магданур кызы өчен Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Мендельсон маршы яңгырады.


15
август, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 15 августында Чистай никахлашу сараенда тууны теркәү тантанасы булды. Бәхетле ата-аналарны - Альберт Камилевич һәм Алия Гайсовна Ярмушевларны якыннары һәм туганнары котлады.

“Дулкын” радиосында “Гаилә бәхете” дип аталган сәхифә бара. 15 август кичендә анда Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Илдар кызы Шафикова чыгыш ясады.


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

«Бердәм гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе белән берлектә, бриллиант юбилярлар - Алексей Васильевич һәм Валентина Степановна Ивановларны котладылар.


13
август, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 11 һәм 12 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 14 пар өйләнешкән.

2023 нче елның 12 августа көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Гайковлар гаиләсе чакырылган иде.


12
август, 2023 ел
шимбә

Халыкара яшьләр көне ел саен 12 августта билгеләп үтелә, аның максаты-яшьләрнең дөньяны үстерүдә һәм төзүдә роле һәм аларның юлында торган көндәлек проблемалар турында искә төшерү. Бүген Әлмәт шәһәрендә Халыкара яшьләр көненә һәм Физкультурачылар көненә багышланган чаралар үткәрелә.

2023 елның 12 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Алексей һәм Анастасия Козиннарның никахлашу тантанасы теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International