Туй тантанасы - һәр кешенең тормышында иң көтелгән һәм дулкынландыргыч вакыйгаларның берсе. Бер – берсен яратучы ике йөрәк бер сулышта тибә башлаган көн һәм гашыйклар алдында тормыштан еракка, парлап алып баручы юл ачыла. Бу бәйрәмне иң истәлекле, иң матур хисләр белән искә алырлык итеп үткәрәсе килә. Әлеге тантаналы чара матур, шома, истә калырлык гүзәл көн булып узсын өчен, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 24 августта 2023 елның август һәм сентябрь айларына никахларын теркәү өчен гариза биргән яшьләр белән туй алды инструктажы үткәрелде.