2023 елның 25 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәтовна исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Очрашуга республиканың төрле районнарыннан гаиләләр чакырылган иде. Татарстан Республикасы көне алдыннан иң яхшы гаиләләрне Казан Кремленең матур залына чакыру ТР Рәисе һәм аның хатыны ягыннан күркәм традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык искиткеч татарстан гаиләсе катнашты...» Бу гаиләләр иң яхшылары гына түгел, ә алар үрнәгендә туган якларын, районны, республиканы һәм тулаем илебезне үстерүгә керткән өлешләрен күрәбез. Шундый чакыруны районыбыздан Фәгыйл Фәләхетдин улы һәм Гузалия Ибраһим кызы Гайнетдиновлар гаиләсе дә алды. Гайнетдиновларның 35 яшьлек никахы үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән, гаилә ныклыгы белән ватандашлары арасында танылу ала, шулай ук уртак хезмәт белән тәэмин ителгән иминлеккә ирешә, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияли.