Баулы шәһәре көне алдыннан яңа гаилә туды

2023 елның 25 августы, җомга

Шушы тантаналы көн алдыннан Баулы районында яңа гаилә туды. Рамил һәм Гөлия шәһәрнең туган көнен, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен гаилә пары статусында каршылаячак. Калимуллинар гаиләсе агымдагы елның 86 нче пары булды.

Бу көнне бик күп эчкерсез һәм күңелгә үтеп керерлек теләкләр яңгырады. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парны котладылар һәм аларга символик бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International