2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны Г.А.Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык искиткеч татарстан гаиләләре катнашты...».
Арча районын әлеге чарада Арча шәһәреннән Барый Каюмович һәм Лилия Нуриевна Бакировлар гаиләсе тәкъдим итте.
Барый Каюмович һәм Лилия Нуриевна Бакировлар педагогия институтында укыган вакытта танышканнар һәм 51 ел элек үз гаиләләренә ныклы нигез салганнар.
Гаилә башлыгы Барый Каюмович 51 еллык эш стажы булган физик тәрбия укытучысы. Аны җиңел атлетиканың «короле» дип атыйлар. Барый Каюмовичның копилкасында күп кенә мактаулы исемнәр бар: “Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре”, халык мәгарифе отличнигы, 10 нчы бишеллык ударнигы, югары категорияле укытучы, Россия Президенты В.Путинның Мактау грамотасы.
Лилия Нуриевна 36 еллык хезмәт юлын немец һәм инглиз телләрен укытуга багышлый. РФ халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы ул.
Барый Каюмович һәм Лилия Нуриевна гаиләләрендә мәхәббәт һәм җаваплылык мөнәсәбәтләрнең нигезен тәшкил итсен өчен күп көч куйды һәм куя, чөнки алар өчен гаилә иң төп кыйммәтләрнен берсе!