ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2016 ел
шимбә

     Биектауның Үзәк мәдәният йортында “Йөрәктән - йөрәккә” дип аталган хәйрия чарасы узды. Аның максаты - физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү иде.

Вахитова Гүзәл Ильевна  икенче төркем инвалид, 3 декабрь көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әгерҗе ГХАТ бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы юбилярны котлады, озын, бәхетле гомер теләп бүләк тапшырды. Гүзәл Ильевна ике бала анасы, үз йортында  кече кызы һәм оныгы белән гомер кичерә.

2016 елның 3 декабрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү фондына акча җыю буенча хәйрия акциясе үткәрделәр. Балалар хосписы канаты астында булган балалар өчен хәйрия акчалары бик кирәк.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Баулы районында  Әниләр көненә багышланган “Минем әнием” дип аталган фотоконкурс игълан ителгән иде. Аның җиңүчесе дип Әлмирә Хөббатуллина табылды. Әлмирә өчен 4051 кеше тавышын биргән! Әлмирә  бу җиңүне яраткан кызы Эльвиранын бүләге дип кабал итә, чөнки конкурста катнашырга ул тәкътим иткән.

Кичәдә кайчандыр узләре килен булган, бугенге көндә инде үзләре үрнәк кайнана булып торучы, киленнәре белән аңлашып яшәүче хатын-кызлар катнаштылар. Алар арасында Илхамия апа Гөмәрова, Илсөяр апа Фасыйхова,  Зөһрә апа Закирова, Рауза апа Гафиятуллина, Әлфирә апа  Фәсхетдиновалар бар иде.

2016 елның 2 декаберендә Чистай шәһәрендә күренекле гаилә пары –  50 ел бергә татулыкта һәм мәхәббәттә гомер кичерүче Нурзида Самиковна һәм Рафис Бахтигареевич Давлетовларны хөрмәтләделәр.

2016 елның 2 декабрендә Чистай муниципаль районының Иҗтимагый Советында 2011 елдан алып 2016 елга кадәр Чистай муниципаль районында демографик вәзгыятьнең торышы каралды.

         Чистай күпһөнәрле көллият талибәләре 19 яшьлек Рамис Вафин һем 18 яшьлек Эльвира Багаутдинованың никахлары теркәлде.ГХАТ хезмәткәрләре яшь парга бәхетле озын гомер теләделәр.

Бәйрәм, РФ конституциясе һәм юристлар көне унаеннан утте.

Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Шәйхиева Марзия Шәйхи кызына 2 декабрь көнне 90 яшь тулды. Шәйхиева Марзия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Марзия Шәйхиеваның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International