ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Ел саен яздан алып көзгә кадәр Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге клиентларын һәм яшь парларны Никахлашу сараеның алыштыргысыз визит карточкасы булган матур чәчәкләр каршы ала. Чәчәкләр утырту проекты һәм рәсеме кыш көне үк карала, ел саен кыр яңа мәгънә белән сугарыла.

25 августта Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Г.А.Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Баулы районыннан Мурзакаевлар гаиләсе катнашты.

2023 елның 28 августында, Республика көнен бәйрәм итү алдыннан, "Нык гаилә" партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай никах сарае 14 яшькә җиткән Россия яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен Россия Федерациясе гражданнары паспортларын тапшыру чарасында үз ишекләрен ачты.


27
август, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны үткәргән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә уздырылган тантаналы мәҗлестә Аксубай районыннан лаеклы рәвештә ирле-хатынлы Гыймалетдиновлар Мансур Сәхәбетдин улы һәм Рәмзия Рәхимҗан кызы булдылар.

Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында 26 августта Тәтеш шәһәренең үзәк паркында “Сөйгән як, син миңа мәңгегә кадерле!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

26 нчы август көнне Мамадыш шәһәре үзенең 632 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Масштаблы чаралар шәһәрнең күп кенә почмакларында узды, кичке концерт һәм салют шәһәрнең барлык халкын һәм кунакларын «Яшьлек» скверына җыйды.

Чистай районын әлеге чарада ике лаеклы гаилә тәкъдим итте: Галиевлар һәм Ермолаевлар.

2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.

27 августта Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 300 пар яшь пар теркәлгән. Антон һәм Диана Мыльниковлар юбилей таныклыгының бәхетле ияләре булдылар.


26
август, 2023 ел
шимбә

26 августта Шәһәр көнен бәйрәм итү көнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Любовь һәм Антон Деминнар никахларын теркәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International