Бүген Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 2023 елда 1000нче пар никахлашты.
Айрат белән Анастасия Гатауллинарга юбилей пары булу бәхете тиде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре яңа өйләнешкәннәргә беренче гаилә документын-никахны теркәү турында таныклык һәм истәлек китапларын тапшырдылар.
Айрат белән Анастасиягә шатлык һәм гармониядә яшәргә телибез! Көн саен бәхетле һәм онытылмаслык булсын!