Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе - Белем бәйрәмендә

2023 елның 1 сентябре, җомга

1 сентябрь - һәркемгә якын бәйрәм. Бу көннән белем дөньясына авыр, әмма бик мавыктыргыч юл башлана. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе, район хакимияте вәкиле буларак, Эзмә урта мәктәбе коллективын котлады.

Алда бик күп кызыклы нәрсәләр көтсен, һәр дәрес ачышлар бүләк итсен, ә уку елы уңышлы булсын! Мөгалиимнәр фән серләрен аңларга ярдәм итсеннәр, ә укучылар үз талантларын ачык итеп күрсәтсеннәр. Тырышлык, үҗәтлек, сабырлык, уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International