Белем көнендә "Гаилә белеме" дәресе

2023 елның 1 сентябре, җомга

Күп профильле лицейның яңа статусында Белем көнен – 1 сентябрьне – Казан шәһәренең Яңа Савин районы 170нче мәктәбе каршы алды, анда 1600гә якын укучы белем ала.

Педагогик коллективны, лицей укучыларын һәм аларның әти-әниләрен әлеге вакыйга белән котларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы, Татарстанда «Ныклы гаилә» федераль партпроекты координаторы Г.Р.Нигъмәтуллина килде.

Ул тантаналы чарада катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм мәгариф учреждениесен модернизацияләүнең күренеп торган нәтиҗәләрен билгеләп үтте, җыелганнарга уку процессында яңа уңышлар теләде. Аннары югары сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» дигән мәгърифәтчелек дәресе уздырылды, аның барышында хәзерге Россиянең гаилә-демографик үсешенең актуаль мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International