Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2017 елның 27 мартында ике йөзенче бала тууын теркәделәр.
2017 елның 27 мартында ТР Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ Бүлегендә сирәк очрый торган кыз бала исеме Аурэлиягә туу турында таныклык бирелде. Айдар Мулланурович һәм Гүзәл Расилевна Шакировлар гаиләсендә бу кыз икенче бала.
Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсе, Түбән Кама муниципаль районының мәгариф Идарәсе һәм мәдәният Идарәсе белән берлектә, Рәсәй Федерациясенең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы уңаеннан, "ГХАТ тарихы" рәсем бәйгесен игълан иттеләр.
Бу елның 27 март көнендә Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 50 бала тууы теркәлде. Әти кешегә тантаналы төстә Кукарина Анастасия Сергеевна исеменә яшь язуы hәм йомшак уенчык бүләк ителде.
Кама Тамагы муниципаль районы штп. Куйбышев Затоны җитәкчесе Николай Ефимов һәм штп. Куйбышев Затоны җитәкче урынбасары Светлана Любавина 50 ел бергә тормыш иткән Глонин Владимир Степанович һәм Вера Петровнаны котладылар. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды.
Спас районы Болгар шәһәрендә яшәүче Екатерина Платовага шушы көннәрдә туксан яшь тулды.
Ветеранны юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җылы котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 2017 елның 27-31 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең стационар телефоннары эшләмиячәк.
zags@tatar.ru электрон почта аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
9 нчы май җитә башласа, безнең күз алдыбызга оныгын җитәкләгән ветеран күз алдына килеп баса. Җиңү көнендә без тагын бер тапкыр халкыбызның бөеклегенә горурлык хисе кичерәбез һәм үзебезнең һәрвакытта да җиңеп чыгачагыбызга ышанабыз.
Баулы районы Исергәп авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашучы, хезмәт ветераны Хаҗиәхмәт Минниахметовка 90 яшь тулды.
Баулы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина юбилярга Президент Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлегендә 100 бала булып Вәлиева Диләрә Азат кызы теркәлде. Тантаналы шартларда баланың ата-анасына Азат Хазип улына һәм Альбина Рәшит кызына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бу бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, оешма коллективлары, туганнары һәм якыннары катнашты.