ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2017 ел
якшәмбе

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт.

“Җылыклыкны үлчәр өчен үлчәү бар,

Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”,- дип язган иде Ф.Яруллин.

07 май көнне  Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Азат Фрат улы һәм Эльвира Фәрит  кызы гаиләсендә көтеп алган малай туды, аңа Амир дигән исем бирелде. 


6
май, 2017 ел
шимбә

Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан Сугыш ветераны Шәрәпов Зыятдин Мәүләүтдин улы белән очраштылар. Безнең батыр Сталинград оборонасында, Европа азат итүдә катнашкан, һәм өенә 01.01.1946 елда кайтып төшкән. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер бер кызында яши. Аны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, җиңү өчен рәхмәт белдерделәр, ныклы сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе теләп калдылар.

         1993 елда Генеральная ассамблея ООН карар чыгара, 1994 елдан 365 көннең бер көне гаиләгә багышланырга тиеш дигән, һәм язның иң матур вакыты- 15 майны сайлыйлар.

        2017 елның 4 май көнендә Кама Тамагы һәм Рудник урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән  “Гаилә белеме” диеп исемләнгән дәрес  үткәрелде.

«Без сезнең белән горурланабыз» - бу сүзләр Идел буе районы ГХАТ бүлегендә юбилярлар адресына янгырады. Җинү көне - безнең илнең һәр кешесе өчен олы бәйрәм. Шушы көн уңаеннан ГХАТ бүлегендә үзләренең алтын һәм бриллант юбилейларын билгеләп үтүче 10 гаиләне котладылар.

Шәһәребезнең барлык ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Сезнең алда баш иябез һәм озын гомер телибез! 

 

14 яшьлек гражданнарыбызга тантаналы рәвештә паспорт тапшыру район музеенда үтте. Россия Федерациясе гражданы паспорты алу - тулы хокуклы гражданы булу бик зур мәртәбәле һәм җаваплылык өсти. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга миграция баш инспекторы Гөлнара Фатихова, район ЗАГС бүлегеҗитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина аңлаттылар һәм котладылар. Үткән гасырда кулланылган туу турындагы таныклыклар, хәрбиләрнең паспортын алыштыручы сугыш елларындагы хәрби билет һәм башка бик күп документлар белән балалар һәм аларның әти-әниләре музейда таныштылар.

Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү алдыннан белгечләр ЗАГСка килүчеләрнең барысына да Георгий тасмалары тагалар, алар шулай ук ветераннарга һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерергә ярдәм итәләр.

 04 май көнне Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар сараенда 2017 елны үзләренең алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 6 парны котлау булып узды. Бәйрәмне ГХАТ идарәсе хезмәтчеләре ачты, аларга котлау сүзләре әйтте һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар. Бу вакыйга уңаеннан юбилярларга «Почетлы акт» һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Юбилярлар үзләренең балаларыннан, оныкларыннан, дусларыннан матур теләкләр, котлаулар кабул иттеләр. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “Георгиев тасмасы – Җиңү символы” акциясе дәвам итә. Бу көнне тантаналы рәвештә 4 парның никахлары теркәлде. Яңа туган гаиләләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына җиңү алып килгән өчен хөрмәт йөзеннән Георгиев тасмасын тактылар.

4-5 майда Теләчедә муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар җыелма командалары волейбол буенча ярышларда көч сынаштылар. Әлки районы командасы авыл районнары арасында беренчелекне яулады. ГХАТ бүлеге начальнигы Халиуллина Э.Ф. да җиңүгә үз өлешен кертте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International