ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2017 ел
җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте. Төрле районнардан һәм шәһәрләрдән җыелган 53 гаилә арасында Нурлаттан Гүзәл һәм Марат Сәйфетдиновлар да бар иде. Хөзмәт сөю, әдәп үрнәге күрсәтүче  Сәйфетдиновлар гаиләсе нурлатлылар арасында хөрмәт казанган.

Бүген Татарстан Республикасы көне, шәһәр көне,  белем көне, нефть һәм газ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан  Баулыда яшәүче Зарицкийлар  гаиләсе  Алтын туйларын билгеләп үтте.

24 август көнне Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты  Рөстәм Миннеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миннеханова үрнəк Татарстан гаиләләрен  кабул иттелəр.

24 август көнне Әтнә районыннан Каюмов Айрат Фәнил улы һәм Каюмова Миләүшә Әхмәтҗан кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Каюмовлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек һәм барлык район халкына да үрнәк булып торалар.

 2017 нче елнын 24 августында Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды.Арча районыннан әлеге тантанада Булат һәм Зилә Мортазиннар гаиләсе катнашты. Бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан барлыгы 52 гаилә килгән.

 Үз көчләре белән, Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлеге “Ярдәм ит мәктәпкә җыелырга” акциясында актив катнашты.Быел ике аз керемле гайләләргә: бишенче сыйныф баласы Әмиргә һәм алтынчы сыйныф баласы Эмилгә букчалар һәм концтовар тапшырылды.

          Республика көне алдыннан, 24 августта  Казан Кремленда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Мамадыш шәһәрен Хамидуллиннар гаиләсе яклады.

Валиуллин Дмитрий һәм Ангелина – бер ел әлек интернет буенча таныштылар.

               Татарстан Республикасынын бәйрәм көне  алдыннан ГХАТ бүлеге хөзмәткәрләре 50 һәм 60 ел бергә торган гаиләләрне котладылар. Парларнын берсе Никулиннар гаиләсе.

       24 август  көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рәстәм Миннеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән үткән тантаналы мәҗлестә Ютазы районы Яссытугай  авылында яшәүче Галия һәм Әдип Шафигуллиннар да бар иде.

     Үз дәверләрендә төрле җитештерү тармагында тырыш хезмәт куйган Шафигуллиннар өчен бу матур сәхәт зур тарихи вакыйга булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International