24 август көнне Әтнә районыннан Каюмов Айрат Фәнил улы һәм Каюмова Миләүшә Әхмәтҗан кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Каюмовлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек һәм барлык район халкына да үрнәк булып торалар.