Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов исеменнән тантаналы кабул итү

2017 елның 25 августы, җомга

          Республика көне алдыннан, 24 августта  Казан Кремленда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Мамадыш шәһәрен Хамидуллиннар гаиләсе яклады.

          Рафаэль Нәҗип улы Мамадыш муниципаль районы милли көрәш буенча җыелма командасының баш тренеры булып тора. "Физик культура Отличнигы", "Иң Яхшы тренер"исемнәре бирелгән."Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнгән.

          Эльвира Магсумовна шахмат-шашка буенча тренер  булып тора. Хамидуллиннар гаилә  безнең районыбызның иң җитез гаиләсе.

Улы Рәмис Казан медицина университетың 2 курсын тәмамлаган. Кызы Алисә, , 8 сыйныфны тәмамлый. Улы Асланга 3 яшь тулган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International