Зарицкий гаиләсенең Алтын юбилее

2017 елның 25 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы көне, шәһәр көне,  белем көне, нефть һәм газ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан  Баулыда яшәүче Зарицкийлар  гаиләсе  Алтын туйларын билгеләп үтте.

 Нина Федоровна һәм Владимир Григорьевич лаеклы хезмәт юлын узганнар, акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Әти-әни үрнәгендә кызлары Ирина һәм Любовь  ныклы, тату гаиләләр төзегәннәр. Юбилярларның ике матур оныклары бар.

Юбилярларны Алтын туйлары белән  башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. И. Хөснуллина, Баулы УТТ җитәкчесе М. М. Шәйхетдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова, балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International