Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте. Төрле районнардан һәм шәһәрләрдән җыелган 53 гаилә арасында Нурлаттан Гүзәл һәм Марат Сәйфетдиновлар да бар иде. Хөзмәт сөю, әдәп үрнәге күрсәтүче Сәйфетдиновлар гаиләсе нурлатлылар арасында хөрмәт казанган.
-Безнең гомер юлыбызны бәяләп, шундый зур чарада катнашырга лаеклы дип тапканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Чара бик матур узды. Татарстаныбыз, районыбызда барган үзгәрешләрнең, төзелешләрнең киләчәктә дә дәвамлы булуын телибез, - дип уй-кичерешләре белән уртаклаштылар алар.