24 август көнне Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миннеханова үрнəк Татарстан гаиләләрен кабул иттелəр. Бу бәйрәмдә Югары Ослан муниципаль районыннан Бариевлар гаиләсе Габделәхәт улы Рафаил һәм Шәрәф кызы Дания катнаштылар. Бу матур,үрнәк гаилә бик бәхетле ,алар авылдашлары, райондашлары арасында зур ихтирам казаналар.
Балалары өчен алар шатлык,ышаныч һәм терәк. Бу гаилəдə һəрвакыт тынычлык. Алар бер-берсен аңлап,яратып, бер-берсенə риза булып яшилəр.